Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры хатын-кыз коллегаларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

2012 елның 7 марты, чәршәмбе

Безнең кадерле хатын-кызларыбыз!

Яз бәйрәме 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән ихластан котлавымны кабул итегез!

Бу матур көндә танылган Норвегия драматургы Генрик Ибсенның: “Хатын-кыз – дөньядагы иң көчле җан иясе”, - дигән сүзләре искә төшә. Табигать хатын-кызга эчке тоемлау, нәфис ягымлылык, изгелек, сүнмәс мәхәббәт һәм тормышчан сабырлык биргән. Нәкъ менә Хатын-кыз кешелекнең көчле затларын тагын да көчлерәк итә, ә тирә-юньне якты төсләргә күмә.

Сез матурлык, изгелек һәм гаделлек билгесе, тормыш проблемаларын хәл иткәндә түземлек, таләпчәнлек күрсәтәсез.

Һәрвакыт теләгәннәрегезгә ирешеп яшәгез, ә Сезнең елмаюгыз якыннарыгызны, дусларыгызны, хезмәттәшләрегезне сөендерсен! Кабатланмас, сөйкемле һәм бәхетле булыгыз!

Соклану белдереп, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International