Казанда “Интернет – озын гомерлелек” проектының республика чыгарылышы булды

2012 елның 6 марты, сишәмбе
Бүген Казанда “Интернет – озын гомерлелек” проектының республика чыгарылышы булды. Проектта 90 пенсия алучы катнашу сертификаты алды, алар бер ай эчендә Казанның фәнни-җитештерү берләшмәсе исәпләү техникасы һәм информатика базасында шөгыльләнеп кенә калмадылар, компьютер грамотасына уңышлы гына тестлар да үттеләр.
“Мин шат, берәү дә укуны ташламады. Барлык 90 кеше дә укуны уңышлы тәмамлады. Сез бүген үзегезнең законлы сертификатыгызны алдыгыз. Мин сезне чын күңелдән тәбрик итәм,”- диде Яңа Савин районының эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Фәрит Фәиз улы, өлкән яшьтәге студентларны тәбрикләп.
Әйтеп китәргә кирәк, сертификатлар алган чагында күпләр курсларның тиз бетүе өчен кайгырдылар. Укытучыларның сүзләренә караганда, укучыларның күбесе гаилә парлары белән килделәр.
“Безнең оныклар күп вакытларын Интернетта утырып уздыралар, ә без әби белән аларны орыша идек. Бу курслардан соң мин үзем дә компьютерның нинди “йогышлы чир” икәнен аңладым. Хәзер хатынның “Әйдә Интернеттан карыйк әле,”- дип әйтүенә, мин “Мин аптырыйм, син, кадерлем, кер юарга әзерләнә идең түгелме? Ә ул миңа – башта компьютер,”- дип сөйләде үзенең хатыны Валентина белән курсларга килгән Юрий Блямов.
Компьютер грамотасына укырга килгән кешеләр ай буе атнаның 4 көнендә 4-әр сәгать шөгыльләнделәр. Укытучы Алла Сидорова сүзләренә караганда укыту программасы беренче чиратта өлкән кешеләргә Интернет белән куллану күнекмәләрен өйрәтүне күздә тотып эшләнелгән. Шуңа күрә курсның өчтән бере Интернетта эшләү үзенчәлекләре белән таныштыруга юнәлтелгән: пенсия алучылар счетларны түләгән вакытта дәүләт булышлыгы порталы белән, табибларга язылу, үзеңә почта булдыру һәм аның белән эшләү күнекмәләре белән танышталар.
Шулай ук Алла Сидорова сүзләренә караганда пенсия алучылар эзләү системаларын куллануны өйрәнделәр. Әйтеп китәргә кирәк “Интернет – озын гомерлелек” курсларын үтү сәбәпле кайбер социаль челтәрдә өлкән яшьтәге кешеләрнең теркәлү саны күбәйде, алар үзләренең аккаунтларын булдырдылар һәм анда актив аралашалар. “Windows” операцион системасын,  “Word” һәм “Exel” программаларын өйрәнү мәҗбүри булып бара.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Миннихановның йөкләмәсе буенча бу проект Татарстан Республикасының барлык төбәкләрендә дә тормышка ашырыла. Бу проект кысаларында компьютер грамотасына Татарстан Республикасы бюджетында каралган 10 мең кеше укый ала.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International