“ЕлАЗ”да тагын 9 яңа хезмәткәр эшлиячәк

2012 елның 7 марты, чәршәмбе

Алабуганың мәшгүльлек үзәгендә кичә үткәрелгән эш белән тәэмин итүче көненә нәтиҗәләр ясалды.


Бу көнне “ЕлАЗ” ААҖте эш эзләүчеләр өчен 64 вакантлы эш урыннарын тәкъдим итте. Аларга инженерлар, токарьлар, фрезеровщиклар, шлифовщиклар, электромонтерлар, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар аеруча кирәк икән.


Ярмаркада 32 кеше катнашкан, шуларның 12се – хатын-кызлар. Әлеге чарага килүчеләр мәшгүльлек үзәге белгечләре һәм оешмаларның кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белән сөйләшкән, үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап алган.


Эш белән тәэмин итүче көне нәтиҗәләре буенча 9 кешегә эш урыны тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International