Яр Чаллы шәһәренә слесарь һәм токарьлар кирәк

2012 елның 7 марты, чәршәмбе

14 март көнне Чаллы шәһәренең мәшгульлек үзәге “КАМАЗ” мәдәният сараенда вакансияләр ярминкәсе уздыра. Әлеге чарада 19 оешма эш эзләүчеләргә төрле вакансияле урыннар тәкъдим итәчәк. Алар арасында “КАМАЗ” металлургия комплексы, “Төзү материаллары комбинаты”, “Сәүдә хәрәкәте” һәм “Булгарпиво” кебек оешма һәм фирмалар бар.

Халыкка слесарь-ремонтник, контроль һәм үлчәү приборлары буенча слесарь, сварщик, токарь, фрезеровщик, электромонтер, инженер, йөк автомобильләре йөртүчесе, бетонщик, ташчы, монтажник, кондуктор һ.б. кебек эш урыннары тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә барышында эш эзләүчеләр оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән әңгәмә кора, үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап таба алачак. Ярминкә иртәнге сәгать 10да эшли башлый. Адресы: Тынычлык проспекты, 87/22 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International