Министрлар коллективы социаль яклауның экс-министры Клавдия Новикованы юбилее белән тәбрик итә

2012 елның 7 марты, чәршәмбе
Бүген, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы халкына дәүләт ярдәме күрсәтү системасына үзенең зур өлешен керткән асыл зат юбилеен үткәрә.
Бу бәйрәм көнендә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллективы Клавдия Николай кызы Новикованы чын күңелдән туган көне белән тәбрикли!
АКШның күренекле политигы Букер Тальяферро Вашингтон болай дип язган: “Үзеңнең исемеңә тиң тормыш – ул үзеңне башка кешеләрне бәхетле итүгә багышлау”.
Сез үзегезнең эшегезне җәмгыятне “авырулардан” дәвалау юнәлешендә кыен һәм тынычсыз юл сайлап, зур уңышларга ирештегез һәм үзегезне чын һөнәр остасы итеп таныттыгыз.
Сезнең эшегезгә иң югары бәя – ул сезнең шәфкатьле булуыгыз һәм әхлакый тоткан урыныгыз. Сезнең талант, түземлелек, үзсүзлелек һәм инициатива аркасында республикада халыкны социаль яклауның уникаль системасы булдырылды.
Бу истәлекле һәм тантаналы көндә сезгә мәхәббәт, шатлык, бәхет, сәламәтлек һәм зур уңышлар телибез.
Сезнең елмаюыгыз, якыннарыгызны, дусларыгызны һәм хезмәттәшләрегезне шатландырсын, сезгә уңышлар насыйп булсын! Һәрвакытта мөләем, кабатланмас һәм бәхетле булыгыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International