Әлки картлар һәм инвалидлар йортында иҗатка тартылалар

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Әлкинең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты социаль хезмәт белгече Татьяна Клянина төркемле дәрес оештырды. Декупаж техникасы буенча узган дәрестә өлкәннәр бик теләп катнашты. 

Дәреснең максаты, инвалидлар һәм өлкәннәрнең тормышын төрләндерү, яшәүгә дәртләрен арттыру максатыннан тормышка ашырылды. Иҗат вакытында аларның кәефләре күтәрелә, психик яктан тынычланалар һәм иҗат итәргә дәртләре арта. Дәрестә биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International