Лаиш реабилитация үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьүсмерләр өчен “Әни дөньяда иң яхшы кеше” дигән бәйрәм үткәрелде

2012 елның 6 марты, сишәмбе
Лаиш реабилитация үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьүсмерләр өчен халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Әни дөньяда иң яхшы кеше” дигән бәйрәм үткәрелде.
Бу чара балаларда гаилә төшенчәсенең әһәмиятен формалаштыру максаты белән үткәрелде. Бу көнне балалар төрле конкурсларда көч сынаштылар: “Өй эше”, “Чәчәк утырту”, “Әниеңне киендер” һ.б.
Бәйрәм ахырында балалар үзләренең әниләренә, әбиләренә хезмәт дәресендә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.
Узәкнең тәрбиячерәре мондый бәйрәмнәрнең балаларга әниләренә, дәү эниләренә карата хөрмәт уятуына hәм аларга карата үзләренең җылы хисләрен оялмыйча курсәтергә ярдәм итуенә ышаналар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International