Спаста тирəндəге веналар тромбозы турында сөйләделәр

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар белəн "Тирəндəге веналар тромбозы" яки "Веналарның варикоздан киңəюе" дигəн актуаль темага əңгəмə үткəрелде.

"Сəламəтлек мəктəбе" программасы уңаеннан өлкəн шəфкать туташы О.Кузнецова өлкəн яшьтə авыруның үзенчəлеклəре, симптомнары һəм нəтижəлəре турында аңлатты.

Өлкəннəр үзлəрен  борчыган сорауларны бирде. Əлеге авыруның килеп чыгышы, операция булган очракта үзеңне дөрес тоту, диагноз билгеле булганнан соңгы чиклəүлəр турында кызыксынып тыңладылар. Əңгəмə вакыты бик тиз узды, һəркем үзе өчен файдалы мəгълүмат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International