Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә хатын-кызлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелде. Ярминкәгә шәһәрнең 8 оешма кадрлар хезмәте һәм башка оешма вәкилләре чакырылган иде. Араларында Әлмәтнең троллейбуслар идарәсе, “Диамант”, “Диамант сервис”, “Миранда” ЯАҖлары, «Альянс», “Снежинка”, “Удача плюс” ААҖлары, 59 нчы номерлы балалар бакчасы кебек оешмалар бар.
Эш эзләүче хатын-кызларга 30дан артык эш урыны тәкъдим ителде. Ярминкә барышында савыт-саба юучы, бала караучы, тәрбияче, кондитер, администратор, официант, бармен, кондуктор, контролер-ревизор, җыештыручы кебек эшчеләрнең бигрәк тә кирәк булуы ачыкланды.
Ярминкәдә мәшгульлек үзәгендә хисапта торучы эшсезләр генә түгел, ә теләге булган һәркем катнашты. Чарада катнашкан 134 кешенең 15е вакантлы эш урыннарга чакыру кәгазьләре алды, 20се мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән уку курсларында белем алырга теләк белдерде, 17се психолог-профконсультант белән әңгәмә корды, ә 10 пенсионер исә компьютерда эшләргә өйрәнү теләге белән чыкты.