Түбән Каманың "Веста" үзәгендә яшүсмерләр өчен төркемле дәрес узды

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

"Үзгәрешләр җиле" клубы эшчәнлеге уңаеннан 2018 нче елның 6 августы көнне "Веста" үзәге психологы Диляра Зарипова закон белән каршылыклары булган балигъ булмаганнар өчен "Мин кем?" дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

Максат: үзеңнең индивидуаль-психологик үзенчәлекләреңне аңлау, мин-концепция турында булган күзаллауларны формалаштыру.

Дәрес башында психолог егетләр белән әңгәмә үткәрде, анда ул һәрбер кешенең  үзенчәлеге турында сөйләде. Һәр кешенең аны башкалардын аерылыпп тора торган  аерым бер үзенчәлеге булуын әйтеп узды. Әмма шул ук вакытта сорау туа: тирә-яктагылар минем үзем турында булган фикер белән килешәләрме сон? Әгәр алар мине башкача күрсәләр, кешене кабул итү һәм бәяләү нигезендә нәрсә ята? Психолог билгеләп үткәнчә, әлеге дәрес катнашучыларга нәкъ менә шушы сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк иде.

"Мин кем?", "Минем көчле якларым", "Битлексез"  экспресс-тест "Характерның уң һәм сул як тибы" күнегүләре яшүсмерләргә үзләрендә булган уңай сыйфатларны үстерергә, шәхсилеген аңларга ярдәм итте. Бу күнегүләрне үтәп чыккач, яшүсмерләр  үзләре турында булган фикер һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең фикере чагышмаска мөмкин икәнлеген аңлау һәм кабул итү алда социумда уңышлы яшәргә мөмкинлекләр ача икәнен аңладылар.

Очрашу азагында катнашучылар дәрестә алынган тәэсирләре белән уртаклашты, үзе һәм тирә-юньдәгеләр турында нәрсә белгәннәре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International