2018 елның 6 сентябрендә Чаллының "Бережок" ял базасында "Робинзон" слеты узачак. Анда Татарстан республикасы социаль приютларында тәрбияләнүчеләр катнашачак.
"Робинзон" слеты балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, илне саклау, табигатькә сакчыл караш булдыру уңаеннан оештырыла. Проектта командалар ярышачак. һәр командада 5 кеше булырга тиеш. 9 яшьтән алып 16 яшькә чаклы балалар булуы шарт, ди проект авторлары. \Слет өч этапта уза. Тулырак мәгълүматны (8552) 51-91-90 телефоны аша белергә мөмкин булачак.
Гаризалар 13-20 август көннәрендә кабул ителә. Е-mail: Spdp.Asyltash-chelny@tatar.ru ( «СЛЁТ» тамгасы белән).
Проектны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гамәлгә ашыра.