Түбән Камада эш бирүчеләр көне узды

2012 елның 5 марты, дүшәмбе
Бүген Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр көне үтте. Шәхси эшмәкәр Н. Валиуллин конкурста катнашучыларга 20 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте. Күбрәк “В” категорияле машина йөртүче-консультантлар, эш эзләп килүчеләргә консультация бирүчеләр соралды. Бу һөнәрләр буенча эш хакы 15-20 мең сумны тәшкил итә.
Ярминкә барышында эш эзләп килүчеләр шәхси эшмәкәргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, эш шартлары белән таныштырдылар. Моннан тыш, эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре шәһәр буенча нинди вакансияләр булганын һәм чит шәһәр предприятияләрендә булган эшләр турында аңлатма бирделәр. Сөйләшү нәтиҗәләре буенча эшкә урнашырга 7 юллама бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International