Казанның Б.Г. Макшанцев исемендәге 33нче һөнәр лицееның “Классик” бильярд клубында Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган оешма хезмәткәрләре арасында спартакиада кысаларында бильярд һәм чаңгы буенча зона ярышлары уздырылды. Турнирда Казанның җиде район командасы катнашты.
Һәрбер район үзләренең иң яхшы 3 спорт белән шөгыльләнүче хезмәткәрләрен җибәрде.
Оештыручыларның сүзләренә караганда көн бик салкын булмады, чаңгы эзләре әйбәт иде, каты җил дә катнашучыларның спорт рухларын сындара алмады.Чаңгы нәтиҗәләре буенча Киров районы командасы – I урында, Яңа Савин районы – II урында, Идел буе районы – III урынга чыкты.