Чаллының "Ышаныч" социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Т.Фассахова һәм юрист А.Телешева 9нчы номерыл сырхауханә хезмәткәрләре белән очрашты.
Очрашу барышында үзәкнең эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде. Белгечләр дәүләт ярдәме, социаль хезмәткә теркәлер өчен нинди документлар кирәген аңлатты. "Өлкән кешеләр өчен гаилә" проектына да басым ясалды.