Питрәчнең "Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләр кечкенәләр төркем тәрбиячесе Л.Минневалиева әм социаль педагог О.Закалова районының янгын сүндерү бүлегендә очрашу оештырдылар.
Янгын сүндерү бүлегенең дежурлары балаларны каршы алды. Аларның җитәкчелеге астында, балалар территорияне карадылар, янгын сүндерү машинасын һәм янгын сүндерү өчен кирәкле әсбаплар белән таныштылар.
Тәрбияләнүчеләрне күпме техник корал барлыгын белде. Янгын чыккан очракта ничек үзеңне тотырга кирәк һәм янган бинадан ничек эвакуация кылырга кирәклеген сөйләделәр. Балалар бик кызыксыну белән техниканы карады, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде һәм әлбәттә янгын сүндерү машинасыннан су сиптерү мөмкинлекне кулдан чыгармадылар. Янгын сүндерү бүлегендә булганнары белән балалар бик канәгать калды. Бу аларның бер-берсе белән сөйләшүләреннән һәм фикерләшүләреннән аңлашылды.