Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе” программасы уңаеннан - "Куркынычсызлык кеше ихтыяҗының нигезе" исемле чираттагы чара үткәрелде.
Белгечләр интернат- йортта яшәүчеләргә йорт территориясендә куркынычсыз яшәү өчен планлы рәвештә тормышка ашырыла торганчаралар турында сөйләделәр. Террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча җаваплы социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова террорчылыкка каршы куркынычсызлыкның төп чаралары буенча әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында теракт вакытында, куп халык җыелган җирдә үзеңне тоту кагыйдәләре, заложникка алынган вакытта кулланыла торган гамәлләр турында сөйләнде. Чөнки кайбер вакытта, берәү дә, оешма хезмәткәрләре дә, хокук саклау органнары да ярдәм итә алмаска мөмкин, чөнки куркыныч хәлнең көтмәгәндә килеп чыгуы бар. Гадәти булмаган вак-төякләр әйберләргә (ишегалдында чит машина, онытылып калган пакет яки тартма, таныш түгел кеше һ. б.) игътибар итү — бу күпме кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итәргә мөмкин!
Чара барышында интернат-йортта яшәүчеләр игътибарына террорчылыкка каршы куркынычсызлык турында документаль фильм тәкъдим ителде. “Террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча әңгәмәләр, ситуацион уеннар уздыру киләчәктә дә дәвам итәчәк. Әлеге белемнәр практикада сезгә беркайчан да кирәк булмас дип ышанып калабыз. Күкләребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын !», - дип сөйләдеоциаль эш буенча белгеч Юлия Иванова.