Алабуганың "Астра" тенәкләндәрү үзәгендә “Безнең әйләнә-тирәбездәге табигать”, дигән чара үтте. Анда 15 бала һәм 3 ата-ана катнашты.
Иң беренче мизгелләрдән үк көндезге бүлектә тәрбияләнүче балалар тылсымлы табигать дөньясына килеп керде. Балалар тәрбиячеләр белән бакчада үскән үсемлекләрдән, төрле кул эшләнмәләре ясады.
Тәрбиячеләр табигатьтә үскән төрле үсемлекләр турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Балалар табышмаклар чиште, аларның җаваплары булган үсемлекләрне күрсәттеләр. Үз куллары белән башкарган эшләнмәләрне өйләренә алып кайтып киттеләр. Балаларга мондый очрашу бик ошады.