6 августа Кама Тамагының "Богородский рай" социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне"нә багышланган тарих дәресе узды.
Әлеге чараны балигъ булмаган балалар бүлеге белгечләре Гөлназ Хөснетдинова һәм Аида Идрисова оештырды. Балаларда ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү максатыннан үткәрелгән дәрестә 1914-1918 еллада барга сугыш, анда һәлак булган Россия солдатлары турында бәян ителде. Беренче Бөтендөнья сугышы каһарманнарын искә алу 1 августка билгеләнгән. Чал тарих битләрендә иң дәһшәтле , кан койгыч сугышларның берсе булып теркәлгән бу вакыйганы күпләр белми. Таныш түгел сугыш фактларын балалар төрле конкурслар ярдәмендә истә калдырды.