6 августа Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә кондитер һөнәре буенча мастер-класс узды.
Татарстанда эшче һөнәрләрне популярлаштыру программасы, "Минем һөнәр - минем карьера" проекты һәм "Минем сәләт- минем мөмкинлекләр" программасы уңаенн оештырылган дәрестә 15 бала катнашты. Алар барысы да кызыксынып кондитер сәнгатенең нечкәлекләрен өйрәнде. Әлеге һөнәрнең уңай һәм катлаулы яклары белән таныштылар. Мастер-классны В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты педагогы Татьяна Заһидуллина алып барды.
Дәреснең практик өлеше балаларга бик ошады, алар киләчәк һөнәрләрен кондитер эшчәнлеге белән бәйләргә теләвен дә белдерде.