Бүген Светофорның туган көне уңаеннан, Балтачның “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Наталья Закирова һәм Лилия Зарипова җитәкчелегендә “Волонтер” активистлары “Сфетофорның туган көне” дип исемләнгән акция уздырды.
Волонтерлар социаль педагоглар, Балтач районы территориаль идарә бүлеге башлыгы Лилия Хадиева һәм полициянең өлкән инспекторы Рәниф Галимбеков белән берлектә машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне Светофор көне белән котладылар.
Акциядә катнашкан һәрбер кешегә белешмәлек һәм брошюра өләшенде, шулай ук аларга “Минем куркынычсызлыгым” дип аталган сорашуда катнашу мөмкинлеге туды. Әлеге акция инде беренче мәртәбә генә уздырылмый. Бу акция район халкының юлда йөрү куркынычсызлыгына булган игътибарын арттырыр дип ышанып калалар.