Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Наз”да әйберләргә икенче гомер бүләк итәләр

2012 елның 5 марты, дүшәмбе
Балтачның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Наз”, матди ярдәм күрсәтү кысаларында “Әйберләргә икенче тормыш” проектын тормышка ашыруын дәвам итә. Районда яшәүчеләр киемнәрне кабул итү һәм тарату пунктының материаль базасын систематик тулыландырып торалар.
Хәзерге көннәрдә эш пунктының булышлыгы белән аз җитешле гаиләләр үзләренең өй җиһазларын яңарттылар.
Шулай итеп күп балалы бер гаилә тахта, ялгыз пенсионерлар суыткыч, телевизор һәм өстәлләрне файдалануга алдылар.
Үзәк хезмәткәрләренең әйтүе буенча ООО “Татавтодор” эшчеләре, Асия Гиматова, Рәис Гатауллин зур активлык күрсәттеләр.Оештыручылар проектта катнашучыларга үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International