Чистай "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йорты тәрбиячесе Людмила Замалетдинова өлкәннәр белән эшләүдә яңа форма эш төрен куллана - ретро-сәяхәт куллана башлады.
Әлеге эш юнәлешендә социаль ярдәм алучылар "Путеводитель Кама, Волга, Дон" китабы буенча сәяхәт кылды. Совет заманында нәшер ителгән басма аша сәяхәтчеләр Пермь, Ульяновск, Саратов, Волгоград, Астрахань, Дондагы Ростов калаларында "булдылар". Әлеге шәһәрләрнең тарихи урыннары белән таныштылар.
Мондый чаралар өлкәннәрне уңай хатирәләрен искә төшерергә ярдәм итә. Шул рәвешле алар депрессия халәтеннән чыгалар, хатирәләрне искә алу интернат-йорттагыларның кәефен яхшырта, күңелләрен күтәрә.