"Изгелек"тә мәгълүмати очрашу

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

3  августта социаль-хокукый хезмәт уңаеннан “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен пенсия һәм социаль тәэмин итү темасы буенча  мәгълүмат-консультация  булып узды. 

Россиянең  Чаллы шәһәре Пенсия фонды эксперт-клиентлар хезмәте баш тәҗрибәле  эш белгече Миляуша Низамова  пенсияләрне индексацияләү, “социаль пакет”,  80 яштән өлкәнрәк 1 төркем инвалид булганнарны карау компенсациясы  турында аңлатма бирде.

Белгеч очрашу барышында: “Бердәм акчалата түләү”, “Шәһәрнең пенсия фондында җәмәгатьләрне кабул итү графигы”, “Дәүләт хезмәте порталында Шәхси кабинет ачу” - шундый шәхси характердагы сорауларга җавап бирде. Пенсия һәм социаль тәэмин итү темасы буенча мәгълүмати буклетлар таратты. Социаль хезмәт алучылар канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International