Яр Чаллы шәһәре мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” проекты тормышка ашырыла.
Үзәкнең 11 инвалид баласы белән тәрбияче Г.Гыйлжетдинова әлеге проект уңаеннан 14нче китапханәгә кунакка бардылар. Китапханәче Н.Павлова “Әкият сандыгы” исемле викторина уздырды, китапханәче эше турында анлатты. Балалар яраткан әкиятләрен, аларның авторларын, персонажларын искә төшерделәр. Үзләренә кичен укырга китаплар сайладылар.