"Тылсым" комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге озак еллардан бирле шәхси, дәүләтнеке һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән Кукмара районы халкына ярдәм күрсәтү җәһәтеннән нәтиҗәле хезмәттәшлеклек алып бара.
Бигрәктә Кукмараның инвалидлар, православие һәм мөселман дине тарафдарлары оешмалары белән актив эшчәнлек оештырылган. Соңгы 4 елда унбиш Россия һәм республика күләмендә оештырыла тоган проектлар тормышка ашырылды. Шуларның сигезендә җиңүче титулы яуланды.