Бөгелмәлеләр эшкә урнашырга юллама алды

2012 елның 2 марты, җомга
Бөгелмәдә вакансияләр ярминкәсе эшенә йомгак ясадылар. 8  оешма шәһәр халкына эш урыны тәкъдим иттеләр.
ААҖ “Бөгелмә нәсел предприятиесе”, МУП “Департамент ЖКХ”, ХЧО “Олимп”, ХЧО “Оптовик”, ИП “Хлопцев”, ГСКОУ “Бөгелмә коорекцион интернат мәктәбе”, ГАОУ СПО “Бөгелмә мед. көллияте” 36 хезмәткәрне сайлап алдылар.
Сәркатипләр, кассирлар, бакчачылар, аш-су осталары, кухня эшчеләре, дворниклар, йөк ташучылар һәм төрле эшчеләр кирәк дип табылды.
Ярминкәгә 117 кеше килде, шуларның 53-е эшкә урнашырга юллама алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International