Татарстанның социаль учреждениеләре Спасс ярминкәсендә

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

3-5 август көннәрендә Алабугада Россиякүләм Спасс ярминкәсе узачак.

Җәйнең иң зур мәдәни чараларының берсе булган бәйрәм Алабуганың Шишкин буасы районы. "Яшьләр" стадионында һәм каланың тарихи үзәк урамнарында оештырылачак.

Ярминкәдә ювелир эшләнмәләр, милли киемнәр, мамык эшләнмәләр, агачны уеп ясаган әйберләр, керамика һ.б. бик күп халык кул эшләнмәләре күрергә, сатып алырга мөмкин булачак. Быел беренче тапкыр проектта Татарстанның социаль учреждениеләреннән дә вәкилләр катгнашуы көтелә.Картлар һәм инвалидлар интернат-йортлары, психоневрология интернатлары, социаль приют, тернәкләндерү үзәкләре, ветеран оешмаларыннан да катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International