“Экстремизм. Аңа карата җинаять җаваплылыгы” - "Веста"да очрашу

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эше буенча "Веста" үзәге юрисконсультаты Светлана Михайлова  балалар өчен “Экстремизм. Аңа карата җинаять җаваплылыгы” дип аталган профилактик дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты: балигъ булмаганнарны 14 яшьтән башлап мондый хокук бозу очраклары өчен каралган җинаять җаваплылыгы белән таныштыру.

Әлеге дәрестә балаларга бандитизм һәм экстремизмның нәрсә икәнен,  бу җинаятьләр нәрсә белән бәйле булуын, балигъ булмаганнарга әлеге җинаять өчен каралган җаваплылык аңлатылды.  

Дәрес тормышта булган хәлләрне сүрәтләү белән дәвам итте, катнашучылар чит-ят шикле предметларга юлыкканда, үзеңне ничек тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып күрсәттеләр. Нигездә балаларның гамәлләре дөрес иде, ләкин, әлбәттә хаталарсыз гына да булмады.

Дәрес ахырында катнашучылар һәрбер кешедә дә үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе булырга тиеш һәм нинди генә очрак булмасын, уяу булырга кирәк дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International