Бүген Әлкинең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында төркемле дәрес узды. "Кулинария мәктәбе" дәресендә интенат-йортта тәрбияләнүчеләр хатирәләрен яңартты.
Дәрес барышында социаль хезмәт күрсәтү белгече Россиядә бәрәңгенең барлыкка килү тарихын бәян итте. Борынгы Россиядә бәрәңгедән пешерелгән ризыклар турында сөйләде. Социаль ярдәм алучылар "Бәрәңгедән 100 ризык" викторинасында катнашып, үзләренең яшь вакытта популяр булган ризыкларны искә төшерде. Дәрес азагында интернет-йорт биләмәсендә үстерелгән бәрәңгедән авыз итү дә оештырылды. Чарада 12 кеше катнашты