Дуслыкта - көч

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Дуслык – теләсә  нинди байлыктан, алтын- мәрҗәннән кыйммәтрәк. Аны бизмәнгә салып та, күтәреп карап та үлчәп булмый. Ул авырлыклар, еллар аша сынала.

Янәшәңд әякын дусларың булганда, кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, җинеп булмастай кыенлыклар да артта кала. Нәкъ шундый ышанычлы дусларны, нык дуслык хисләрен  Дуслык көне тагын бер кат искә төшерергә ярдәм итә.

30 июль көнне Теләченең "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Бөтендөнья дуслык көне уңаеннан исәптә торган балалар белән “Без һәрчак дус яшибез” дип исемләнгән чара үткәрде. Балалар белән дуслык турында әңгәмә үткәрелде, төрле кызыклы уеннарда да балалар бик теләп катнаштылар. Чара ахырында балалар асфальтка рәсем ясадылар.

Шул ук көнне Питрәч  муниципаль районының "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагоглары  Валентина Киселева һәм Аминат Зайнетдинова балалар  шәһәрчеге территориясендә балигъ булмаган  төрле катлам гаиләләрдә  тәрбияләнүче балалар белән Дуслык  көнен бәйрәм итү уңаеннан "Искиткеч дуслык дөньясы" дигән асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрде.  Бу шөгыль балаларга  шатлык китерде. Мондый чараларда бала үзенең иҗади сәләтен үстерә, дуслык дөньясын танырга омтылуын рәсеме аша белдерә.   Бала өчен нәтиҗәсе түгел, ә рәсем ясау процесы үзе ошый.  Чынлыкта нинди  рәсем барлыкка киләчәк алар өчен бик мөһим дә түгел. Иң әһәмиятлесе бала үзенең хыялларын тормышка ашырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International