Спастагылар Рабига күленə сəяхəт ясады

2018 елның 27 июле, җомга

Бүген, 2018 елның 25 июлендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йорты хезмəткəрлəре "Парковый ритрит" технологиясен тормышка ашырып, социаль хезмəт алучылар өчен шəһəрнең тарихи урынына - Рабига күленə экскурсия оештырдылар. 

Өлкəннəр һəм инвалидлар искиткеч гүзəл Рабига күленə сəяхəт кылдылар. Бүген алар əлеге күлнең тарихы һəм риваятьлəре белəн таныштылар. Изге Рабига күленең ярларында өлкəннəр спорт снарядларында шөгыльлəнделəр, сəламəтлəндерү гимнастикасы ясадылар, таш түшəлгəн сукмактан саф һава сулап йөрделəр, һəм бу чын мəгънəсендə, урынның матурлыгы белəн хозурландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International