Бүген “PROFF-навигатор” һөнәри орентлашу проекты уңаеннан “Тылсымлы әкият” балалар бакчасында Зәй мәшгульлек үзәге белгече Дарья Филиповская “Мастер Градка сәяхәт” дип аталган үзенчәлекле чара оештырды.
Белгеч балаларга һөнәрнең нәрсә икәнен аңлатты. Чара барышында алар бергәләп “Кем күбрәк һөнәрләрне атый”, “Табышмакларны чиш”, “Кем үз әти-әнисе һөнәрләре турында яхшырак сөйли” уеннарын уйнадылар. Соңыннан һөнәрләр һәм мәшгульлек үзәге эшчәнлеге турында мультсериал карадылар. Очрашу азагында балаларга истәлекле сувенирлар бүләк ителде.