Путин Балтач юбилярына котлау юллаган

2018 елның 27 июле, җомга

Балтачның  Арбор авылында гомер итүче Нәсимә Идрисовага  26 июль көнне 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Арбор» җәмгыятенең баш хисапчысы Нурия Якуповалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International