Спас интернат-йортында күз сәламәтлеге турында сөйләштеләр

2018 елның 27 июле, җомга

26 нчы июлендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында шəфкать туташы Наталья Кириллова  тарафыннан "Якыннан начар күрү" темасына əңгəмə уздырылды.

Еллар узган саен, өлкəннəрнең сəламəтлеге какшый бара. Иң сизгер һəм тиз бирешүче орган булып күз тора. Наталья Сергеевна якыннан начар күрүнең билгелəре, сəбəплəре, аны коррекциялəү төрлəре һəм əлеге авыруның куркыныч нəтиҗəлəре турында сөйлəде.

Интернатта яшəүчелəр əлеге проблема турында сөйлəшүдə бик актив катнашты. Əңгəмə азагында өлкəннəр күзнең киеренкелеген бетерə һəм күз мускулларын ныгыта торган күнегүлəр комплексы ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International