122 нче һөнәр училищесы эретеп ябыштыручыларның җыелма төркеме иң яхшы физик әзерлеген күрсәтте

2012 елның 29 феврале, чәршәмбе
122 нче Минзәлә һөнәр көллиятендә укучыларны хәрби-патриотик тәрбияләү айлыгы ахырында “Әйдәгез егетләр” дигән ярыш үткәрелде.  1нче, 2нче курстан 50 укучы үзләренең көчләрен сынаштылар.
Бу чара барышында яшьләр командалары гаскәри әзерлектә, хәрби дәрәҗәләрне белүләрен күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә I урынны – эретеп ябыштыручыларның җыелма төркеме, II урынны – автомеханиклар төркеме, III урынны – гомуми төзелеш остазлары төркеме яулады. Барлык җиңүчеләр дә мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Бу чара укучыларны спортның төрле төрләренә һәм хәрби хезмәткә тарту, аларның физик әзерлекләрен ачыклау өчен үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International