25 июльдә Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә районның иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда мөмкинлекләре чикле гражданнарны эшкә алу, хезмәт кануннары буенча сөйләшү узды.
Мәшгульлек үзәге директоры Наталья Казанова инвалидларның эшкә урнашканда килеп туган кискен мәсьәләләре белән танышытырып узды. Шулай ук очрашуда балигъ булмаганнар белән профориентация юнәлешендә чаралар оештыру да телгә алынды. Очрашуда барлыгы 6 оешма катнашты.