Китап укып дәваланү технологиясе

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Олы кешеләрнең тормышын ямьләндерү өчен төрле алымнар кулланыла. Социаль хезмәткәрләр моның өчен нәрсә генә эшләми: тормышчан, эчтәлекле китаплар укыйлар, өлкәннәрне  кызыксындырган темаларга әңгәмәләр оештыралар.

Социаль хезмәт күрсәтүче Лилия Лоскутова да олылар белән шундый эшләр башкара. Алар аның килгәнен түземсезлек белән көтеп ала. Чөнки бу яңа технология олыларның, инвалидларның тормышка мәхәббәтләрен күтәрергә ярдәм итә, аларның уйларын проблемалардан вакытлыча гына булсада читкә этәрә, үзаңнарын күтәрә.

Виктор Нефедов  белән дә шундый технология ярдәмендә эш башкарылды. Бу аның үз теләге белән узды. Чөнки Виктор Максимович бик күп китаплар, газета-журналлар укырга ярата. Аның өендә дә зур булмаган китапханәсе бар. Анда классик һәм бик популяр совет китаплары саклана. Китап укыганнан соң бергә әңгәмә үткәрәләр.

Социаль хезмәткәр аны үзенең шәхси китапханәсеннән алып килгән китапны укыды.  Романны укып чыкканнан соң, әңгәмә вакытында, китапның магик реализм чорында язылганлыгы билгеле булды. Мондый төр технологияне куллану олы кеше күңелендә канәгатьләнү хисе уятты. Шундый игътибарлы хезмәткәрләр булганда, олылар үзләрен ялгыз хис итмәсләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International