"Чаллы хәбәрләре" гәҗите Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге бинасын, физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен шәһәрдә иң дустанә урын, дип бәяләде.
"Мәшгульлек үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны кайгырту күзәтелә. Пандусны көйләп, бәтен таләпләрне истә тотканнар: аның киңлеге стандартларга туры килә. Ул япма түбә астында", дип язалар газетага.
"Начар күрүчеләр өчен – сары сызыклар һәм керү ишеге янында түгәрәкләр. Бина эчендә коляскадагы гражданнар өчен уңайлы лифт. Физик мөмкинлеге чикле кеше мәшгульлек үзәгенә беркем ярдәменнән башка да иркенләп килә ала” – дип бәян итә журналист Юлия Зайнуллина.