Яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү җәһәтеннән Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында актив эшчәнлек алып барыла.
Биредә балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, милли мәдәнияты белән таныштыралар. Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнятына, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү уңаеннан июль аенда милли бәйрәм Сабан туе һәм "Ишегалды уеннары" программасы оештырылды.
"Балалар бу чараларда актив катнашты, - ди приют тәрбиячесе Галия Зайцева. - зур шатлык кичерделәр, ярышларда катнашып призлар һәм тәм-томнарга ия булдылар".