Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән шәһәрнең үзәк ял-күңел ачу паркы "Гаилә" экскурсиягә барды.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркоманияне кисәтү программасы уңаеннан оештырылган сәяхәттә балалар паркның тарихы белән таныштылар. "Парктагы балалар уйный торган комплекс төсле резина белән түшәлгән. Әлеге комплекс Татарстанда иң зурларыннан санала. Монда су аттракционнары, музыкаль коры төсле фонтаннар да урнаштырылган", - ди приют тәрбиячесе Антонина Иванова.
Яшүсмерләр велосипедларда йөрде, ә кечкенәләр батутларда сикерде, күңел ачу программасында катнаштылар. Тәрбияче Вера Боллих белдергәнчә, мондый сәяхәт һәркемгә ошады. Әниләр дә балалары белән күңел ачуларына шатланды.