Балтачтагы сугыш ветеранына 90 яшь тулды

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Балтачның Кускем авылында гомер итүче Колесникова Зоя Семеновнага 25 июль көнне 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина,  Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Асхадуллин, Балтач почтамп җитәкчесе Гали Файзрахмановлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International