Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикле яшүсмерләргә булачак һөнәрләрен сайларга ярдәм итәләр

2018 елның 20 июле, җомга

Физик мөмкинлекләре чикле балаларга булачак һөнәрләрен сайларга төрле белгечлекләр белән очрашулар ярдәм итә. 

19 июль көнне Бөгелмәнең"Возрождение"  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге базасында шундый очрашуларның берсе булып узды. Анда 20 яшүсмер һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Тимирясов исемендәге Казан инновацион институты директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары  Надежда  Кожевникова очрашуда югары уку йортына керү шартлары турында бәян итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International