20 июль көнне бөтен дөньяда спортчылар һәм гади шахмат яратучылар көнен билгеләп үтәләр. Бүген шахмат уены бигрәк тә өлкән яшьтәге гражданнар арасында киң таралган.
Бүген Менделеевск муниципаль районында "Берег Надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең хезмәткәрләре социаль ярдәм алучылар арасыннан шахмат яратучылар өчен "Ак һәм кара арасында бәйге" исемле интелектуаль уен уздырды. Кызыклы уеннан соң, шахмат яратучылар өчен шахматның тарихы турында кызыклы әңгәмә оештырылды.
Чараның максаты: шахмат уенынын популярлаштыру һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә актив яшәү рәвешен күтәрү.