Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәренең мәшгульлек үзәгендә Тимирясов исемендәге Казан инновацион институтның Бөгелмәдәге филиалы вәкилләре белән эшлекле очрашу узды.
Әлеге чара "Минем һөнәр, минем карьера" проектын тормышка ашыру максатыннан оештырылды. Профориентация буенча тормышка ашырылучы проект 2014 елдан бирле эшли. Бүгенге көнгә кадәр актуальлеген югалтмады.
Уку йортлары белән конкурс төзелгән килешүләр буенча очрашулар дәвам итә. Мәшгульлек үзәге директоры Наталья Казанова проектны тормышка ашыруның төп юнәлешләре белән таныштырып узды. Контракт шартлары буенча беренче чаралар августның беренче декадасында башлана һәм 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.