Мәскәү районының мәшгульлек үзәгендә эксперт советы утырышы узды

2018 елның 20 июле, җомга

Узган атнада Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә гражданнарның бизнес-планнарын «Рәсми рәвештә эшсез калган гражданнарга үз эшеңне ачуга ярдәм итү» программасын карау буенча эксперт советы узды.

Әлеге эксперт советында 6 бизнес план тәкъдим ителгән иде. Эксперт советы нәтиҗәсе буенча 5 бизнес-планнар: күчмә  машина мастерское; туңдырма кафесы ачу; ремонтлау һәм тегү остаханәсе; бәйрәм чаралары оештыру; чәчтараш хезмәтләре булдыру кебек юнәлешләр хупланды.

Әлеге гражданнар белән эшкуарлык эшчәнлеге оештыруга субсидия бирү шартнамәләре төзелгән һәм шәхси эшмәкәрләр сыйфатында теркәүгә җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International