Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бәйге игълан итә

2018 елның 20 июле, җомга

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы республиканың социаль хезмәт күрсәтүче дәүләт учреждениеләре арасында конкурс оештыра.

Социаль программалар конкурсында балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануны профилактикалау эшен иң яхшы оештырган социаль-тернәкләндерү үзәкләре билгеләнәчәк. Проектның максаты уңай гамәлләрдә тәҗрибә уртаклашу. Конкурс берничә номинациядә узачак. Гаризаларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420107,  Казан шәһәре,  Петербург урамы, 40 йорт. 

Тел./факс: (843) 236-48-50.

E-mail: rrc.org@bk.ru  «КОНКУРС» тамгасы белән. Нәтиҗәләр 2018 елның сентябрендә ясала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International