Яр Чаллы шәһәре округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кояшкай” тернәкләндерү үзәге дәүләт автоном учреждениесендә “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашырыла
18нче июльдә үзәктә 16 инвалид бала өчен тәрбияче А.Борисова "Россиянең истәлекле даталары" исемле проект уздырды. Балалар Петр Румянцев җитәкчелегендә рус армиясенең төрек гаскәрләрен җиңүе турында кызыксынып тыңлады. Тәрбияче балаларга илебезнең бөек хәрбие турында сөйләде, полководецның гыйбрәтле биографиясе балаларга ошады. "Мондый чаралар оештырып, без балалар күңеленә рухи кыйммәт орлыклары салабыз, тарихны өйрәтеп ватанпәрвәрлек хисләре тәрбиялибез", - ди белгечләр.