18 июльдә Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Россия Эчке эшләр министрлыгы Чаллы шәһәренең ММЧ белән элемтәләр буенча идарә бүлекчәсе җитәкчесе белән очрашу булып узды.
Артур Муллин үз чыгышында "Экстремизм һәм терроризм - җәмгыять дошманы" - мөһим темалаларның берсен кузгатты. Әңгәмә барышында аңлату эшләре алып барды һәм буклетлар таратты. " Дәүләт иминлеге һәм киләчәге - актив гражданлык позициясе күрсәтүче һәр кешенең кулында, - ди Артур Муллин. - Милләт һәм динара дуслык хөкем сөргәндә генә җәмгыятебез чәчәк атачак".