Бүген Чаллынының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Мандалатерапия – рухи дәвалау юлы» дигән чара үткәрде.
Чараның максаты – күңелдә булган шомны, борчуны киметү, арыганлыкны бетерү. Чарада социаль хезмәт алучылар үзләре теләгән мандала сүрәтен сайлап алдылар һәм буядылар. Буяган вакытта үзләренең төрле кичерешләрен, хисләрен кәгазьгә чагылдырдылар. Чара ахырында, рәсемнәренә карап, эшләре буенча уртак фикер алышу оештырдылар.
Мандала – түгәрәккә төшерелгән сүрәт, рәсем. Ул җир шарына охшаган, табигать һәм тормышның түгәрәк мотивы, тарихи символы кебек. Мандалатерапия – рухи дәвалау юлы, шифа, чистарыну. Шулай ук ул үзеңне өйрәнү ысулы да булып тора. Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар уңай энергия алып, кәеф һәм психоэмоциональ торышларын яхшырттылар.
Чарада 10 кеше катнашты.