Федоров интернат-йортында Л.Толстой фәлсәфәсе өйрәнелә

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

"Китап уку, яшь кешенең шәхес булып җитешүендә зур роль уйный. Шулай ук олы буын вәкилләре, инвалидларның интелектын саклауда да мөһим", - ди Аксубай районы Федоров интернат-йорты белгечләре.

Әлеге интернат-йортта укуга кызыксыну уяталар. Лев Толстой әсәрләрен кычкырып уку кичәләре оештырыла, соңыннан роман, хикәяләр турында фикер алышалар. Күптән түгел генә "Л.Толстой әсәрләрен һәркем ярата", дигән әдәби чара булып узды. Чараны Р.Гайнуллина оештырды, анда 12 кеше катнашты.

Әдәби кичәдә рус классигының әсәрләре яңгырады, К.Корытин, М.Исхаков, Е. Якимова чыгыш ясады. Гомум кешелек кыйммәтләре, кызыклы язмышлар, адәм баласының тормышны үзгәртә алуы турында да фикерләр белдерелде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International